22 августтан 29 августка кадәр Татарстан Республикасында “Игелек маршруты” акциясе узды. Анда «Игелек җире 2022» республика конкурсында җиңү яулаган 13 муниципаль берәмлек катнашты.
25 августта "Игелек маршы" Баулы районына килде, акцияне оештыручылар район иреклеләр хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Җиңү яулаган һәр муниципаль берәмлеккә матди кыйммәтләр (бизәү элементлары, мәгълүмат тарату продукциясе һәм оргтехника) тапшырылды.
Шулай ук «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» АКО хезмәткәрләре район волонтерлары өчен белем бирү интенсивлары үткәрделәр.