Аларны котларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин һәм Баулы районы хакимияте башлыгы Ильяс Гозәеров килде.
Мәктәп эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәргән. Бинаның фасады тулысынча яңартылган, уку кабинетлары ремонтланган, коммуникацияләр алыштырылган. Сыйныфларда - уңайлы һәм функциональ мәктәп җиһазлары һәм уку процессы өчен кирәкле заманча җиһазлар куелган.
Шулай ук мәктәп яны территориясе төзекләндерелгән, остаханә биналары ремонтланган.