Белем бирү үзәкләре 2 нче мәктәптә һәм 4 нче гимназиядә ачылды. Мондый үзәкләр барлыкка килгән мәктәпләрдә матди-техник база яңартыла, яңа җиһазлар сатып алалар. Болар барысы да балаларны укытуга яңача якын килергә мөмкинлек бирә, аерым алганда, "Технология", "Информатика", "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" фәннәре буенча.
