Көзен, бакчачылар бакча чүбен яндыру аркасында, Баулы урамнарын төтен уратып ала. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу нәрсә белән яный соң?
Район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге даими рәвештә рейдлар үткәрә. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарталар. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 5-15 мең сум, вазыйфаи затларга - 20-30 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә - 40-60 мең сум, юридик затларга - 300-400 мең сум административ штраф салу каралган.
Янгынга һәм чит кеше милкен юкка чыгаруга яисә зарарлауга, кеше сәламәтлегенә җиңелчә яки уртача зыян китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу өчен дә административ штраф салына: гражданнарга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 80 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 90 мең сумнан 110 мең сумга кадәр, юридик затларга 700 меңнән 800 мең сумга кадәр.