Уннарча ел үз участогы, йортыннан файдаланып та, аны теркәмәгән кешеләр бар. Бу милеккә башка беркем дә дәгъва итмәгәнгә, аны теркәү кирәкми дә дип уйлый алар.
Бу алай түгел!
Беренчедән, милеккә хокук хокукны дәүләт теркәве вакытыннан барлыкка килә. Әгәр милеккә хокук теркәлмәгән булса, күчемсез милек объекты хуҗасы аны бүләк итәргә, сатарга, залогка салырга, васыять итәргә, арендага бирергә хокуксыз. Мондый күчемсез милек объекты мирас буенча күчми.
Икенчедән, хокукларны теркәү - ул милекне мошенниклардан яклау. Бүген алдау төрләре артканнан-арта бара. Мәсәлән, ялган документлар ясагач, алдакчылар сезне күчемсез милектән мәхрүм итәргә мөмкин.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2117943.htm