Баулы шәһәренең 25 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында "Баулы. Өзелмидер хәтер җепләре" исемле китапны тәкъдир итү узды.
Яңа басмада Баулы районының 90 еллык тарихының төп вакыйгалары чагылыш тапкан. Китапка район предприятие һәм оешмалары, авыл җирлекләре турында мәкаләләр кергән.
Чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, китап ике ел элек языла башлавын, аны булдыруда уннарча кеше катнашуын билгеләп үтте. Ул үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее, яшьләр эшләре һәм “Татмедиа” АҖ филиалы “Баулы-информ” идарәсе җитәкчеләренә, шулай ук “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Чарада шулай ук китапның редакторы Фәридә Зыярова, туган якны өйрәнүчеләр Алексей Пронин, Виталий Козлов, Зария Хәбипова, редакция коллегиясе әгъзасы, 1990-1991 елларда Баулы районы җитәкчесе Ансель Рахманкулов чыгыш ясадылар.