Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Баулы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Баулы районы турында
Баулы муниципаль районы башлыгы
Район тарихы
Җитәкчелек
Авыл җирлекләре
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
1941-1945 ЕЛЛАРДАГЫ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА
Дини һәм иҗтимагый оешмалар
Баулы якташлык җәмгыяте
Фотогалерея
Баулы муниципаль районы хакимиятенең, башка идарәләрнең һәм җирле үзидарә органнарының, шул исәптән мәгариф, хезмәт, социаль яклау, спорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге урнашкан урыннары турында белешмәләр
Баулы муниципаль районының инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Кулланучылар хокукларын яклау
Бюджет
Инициатив бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Иҗтимагый совет
Комиссияләр
Хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәяләмә
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Ситуацион үзәк
Коррупциягә каршы көрәш
Шәһәр һәм район хезмәтләре һәм оешмалары
Статистик мәгълүмат
Тематик бүлекләр
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ачык сервитут
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе (рус һәм татар телләрендә)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Статуслы документлар
Карарлар
Баулы муниципаль районы башлыгының карарлары
Баулы МР башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы карары
Баулы шәһәре мэрының карарлары
Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Баулы муниципаль норматив-хокукый актлар реестры
Татарстан Республикасы "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының норматив хокукый актлары
Норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза
Район программалары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Гавами тыңлаулар
Матбугат хезмәте
Шәхси мәгълүматларны саклау
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Контактлар
ММЧ
Чаралар
Каршы элемтә
Контакт мәгълүматы
Халык өчен сораштырулар
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Норматив-хокукый актлар
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Муниципаль районнар
Баулы муниципаль районы
Җәй - Баулыда туйлар чоры
2013 елның 9 июле, сишәмбе
ЗАГС хезмәткәрләре сөенечләре һәм көенечләре
Хәер, тиздән, Рамазан ае башлангач, хәл берникадәр үзгәрәчәк, чөнки соңгы елларда дин таләпләренә игътибар артты. ЗАГС бүлеге башлыгы Сиринә Мөрсәлимова әйтүенчә, бу православие тарафдарлары арасында да шулай.
– Еш кына православие дине кешеләре никахны теркәү вакытында балдаклар кидерү процедурасын үткәрмәүне сорыйлар, шампан шәрабы да эчмиләр, чөнки бездән соң алар чиркәүгә барып “венчание” йоласын уздыралар, балдакларын да шунда кияләр.
ЗАГС хезмәткәрләре – кеше тормышындагы иң шатлыклы һәм иң авыр вакыйгаларның шаһитлары. Тормыш булгач, барысы да була,
Баулы туйлары турында сүз башлангач, без, ни кызганыч, соңгы араларда районыбызда аеруча ешаеп киткән аерылышулар темасын да читләтеп үтә алмадык.
– Никахны теркәү вакытында, яңа туган гаилә ныклы булу-булмавын чамалый аласызмы?
– Кайбер очракларда никахның таркалу ихтималы барлыгы күренеп тора: яшьләр, аларның әти-әниләре арасындагы мөнәсәбәтләрдән. Ләкин ЗАГСта эшләү дәверендә мин һәр очрак кабатланмас икәнлегенә һәм нидер фаразлау дөрес түгеллегенә инандым. Төрле фикерләр яшәп килә: иртәрәк яки соңрак, бары тик үз милләтең яки үз динең кешесе белән генә гаилә корырга кирәк, диючеләр бар. Ләкин, минем фикеремчә, монда бернинди дә закончалык юк. Кешеләр бер-берсен яратсалар, бер-берсенең хәленә керә белсәләр, таяныч булсалар, никах-
лары ныклы була. Бу белемгә дә, акчага да карамый. Ләкин түземлелек ике якта да булырга тиеш. Берәвең түзеп, корбан булып яшәү иртәме-соңмы күңелсез тәмамлануы бар. Һәр нәрсәнең чиге була бит. Гомерләре буе шулай түзеп яшиләр дә, аннары җитмеш яшьтә аерылышырга киләләр кайберәүләр, – дип фикер йөртә Сиринә Мөрсәлимова. – Үзем никахларын теркәгән парларның аерылышуын күрү бик күңелсез, әлбәттә. Өстәвенә инде балалары да булса. Ләкин бер аерылышканнарның яңадан кушылулары очраклары да сирәк түгел.
Берничә ел элек ЗАГС өйләнешергә ниятләгән парларны психологка консультация үтәргә җибәргән, ләкин белгеч эшләгән “Юнона” үзәге ябылу сәбәпле, әлегә андый мөмкинлек юк. Әмма Сиринә Мөрсәлимова әйтүенчә, хәзерге вакытта мондый консультацияләрне торгызу мәсьәләсе тикшерелә.
Кунаклар да елый
Шактый халык туйны тормыштагы иң олы бәйрәм буларак кабул итә һәм аны зурлап үткәрергә тырыша. Шул ук вакытта “тыныч кына” өйләнешергә теләүче парлар да аз түгел.
– Мин андый парларны никахларын безнең кабинетта түгел, залда теркәргә үгетлим. Без бит, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, аның өчен акча алмыйбыз. Никахлашуга җәяү генә, матур һәм гади итеп киенеп, кунакларсыз килүчеләре дә бар. Андый чакта да без уртак бер сценарийны файдаланабыз, алар да бииләр, балдаклар алмашалар, – дип сөйли Сиринә Мөрсәлимова.
Никахлашу тантанасына кагылышлы мода турында сүз киткәч, ул берничә ел элек никахны туй тантанасы узган урында теркәү бик популяр булуын әйтеп узды. Ләкин әлеге вакытта бу закон белән тыелган. Әмма кайбер парлар башта ЗАГСта тантанасыз гына никахларын теркиләр, документ алалар, ә аннары туйда тамадалар аларга спектакль кебек итеп “никах теркәү” оештыралар.
Һәр җирдә үз кануннарын урнаштыручы мода тантананы оештыруга да кагылмый калмый, әлбәттә. Баулы туйларында бүген нәрсә популяр икәнлеге турында безгә бәйрәмнәр алып баручы Елена сөйләде:
– Хәзер никахлашучы яшьләр сценарийларга таләпчәнрәк карыйлар. Күпләр, тупас конкурслар булмасын, диләр. Гомумән, туйлар культурасы берникадәр күтәрелде дияргә мөмкин. Яшьләргә төрле тавыш эффектлары бик ошый. Кәләшнең әтисе белән парлашып биюе һәрвакыт бик тәэсирле була. Гадәттә, кунаклар күңелләре тулып елыйлар. Борынгы халык йолалары элементлары, мәсәлән, “фата салдыру”, модага керә. Ә менә лимузин һәм күгәрченнәр акрынлап модадан чыга бара. Мөмкинлекләре булса, кешеләр танылган эстрада җырчыларын чакыралар. Тамаданы да чит шәһәрләрдән китертеп, әллә ниләр өмет итәләр. Ләкин аларның хезмәтләре Баулы тамадаларыныкына караганда 2-3 тапкыр кыйбатрак төшә. Бездә алып баручы һәм тавыш операторы хезмәтләре һәм кирәк-яраклар хакы барлыгы 10 мең сум торырга мөмкин.
Менә ичмасам әкият!
Никахлашучылар гадәттә үз бәйрәмнәрен гомерлеккә истә калырлык итәргә тырышалар. Ике ел элек өйләнешкән Ольга һәм Денис Лотфуллиннар, мәсәлән, үз туйларын ярты Баулы халкы тел шартлатырлык итеп үткәрделәр. Аларның байклардан, ягъни мотоцикллардан гына торган туй кортежын күпләр хәтерлиләрдер. Көяз кияү белән кәләш үзләре өч тәгәрмәчле мотоциклга утырганнар иде.
Хезмәткә дан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
9 майга һава торышы фаразы
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе MAX милли мессенджерында рәсми каналга язылырга чакыра
Баулы районы авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинглар узды
Районның һәр авыл җирлегендә ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре яңгырады. Халык һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм мемориалларга чәчәкләр салды.
Баулы районы Бөек Җиңү көненә әзерләнә
Бәйрәм чараларын оештырганда барлык хезмәтләрнең максаты - аларны лаеклы һәм имин үткәрүне тәэмин итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз