Федераль ташламачылар 2014 елга социаль хезмәтләр җыелмасын яисә акчалата компенсацияне сайлап ала алалар.
Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу элек гариза бирмәгән яисә 2012 елның 1 октябреннән соң дәүләт социаль ярдәменә хокук бирелгән гражданнарга һәм 2013 елда социаль җыемнардан һәм аның бер өлешеннән баш тарткан, ө 2014 елда алардан файдаланырга теләк белдергән ташламачыларга кагыла Пакетка кертелгән социаль хезмәтләрнең гомуми бәясе - 839.65 сум. шуларның 646.71 сумы - дарулар белән тәэмин итүгә. 100,05 сумы - санаторийда дәвалануга. 92.89 сумы транспорт хезмәтләренә билгеләнгән.