«Цифрлы һөнәрләр» проекты турында мәгълүмат

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Россия Цифрлаштыру министрлыгы һәм 2035 Университеты "Цифрлы һөнәрләр" проекты буенча укытачак.

Өстәмә ИТ-белемне 50%, 75% ташлама белән яки бушлай Россиянең төбәкләрендә яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләре алырга мөмкин.

Проект кысаларында быел ИТ өлкәсендә 50 меңнән артык кеше яңа белгечлек үзләштерә алачак.

Уку тулысынча түләүсез:
инвалидларга;
мәшгульлек үзәгендә исәптә торган эшсезләргә.

Ташлама белән 75%:                                                                                                                

3 яшькә кадәр балалары булган, хезмәт хаклары регионның уртача күрсәткеченнән кимрәк булган ата-аналар, 
мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр.

50% ташлама белән:

3 яшькә кадәр балалары булган, хезмәт хаклары регионның уртача күрсәткеченнән югарырак булган ата-аналар, 
югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр студентлары;
бюджет оешмалары хезмәткәрләре;
хезмәт хакы төбәкнең уртача күрсәткеченнән түбәнрәк булган гражданнар.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2110343.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International