2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәме оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.
Йөклелек чорында хатын-кызларга медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелүе турында һәм барлык башка кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк.
Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының “кайнар линия”се буенча алырга мөмкин булачак - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча.
Шулай ук мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm - 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатькә кадәр.