Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур чаралар узды. Бу бәйрәм көнендә Константин һәм Элина Зубряевлар, Петр һәм Ольга Бельскилар, Айдар һәм Айгөл Хабиповлар үзләренең никахларын теркәделәр. Район Башлыгы урынбасары Р.Г. Хәмидуллин яшь парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады Һәм бәйрәм традицияләрен дәвам итеп, ромашка чәчәкләре бәйләмнәрен тапшырды.