"Я смогу" Баулы оешмасы үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Кичә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында "Я смогу" мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү оешмасының юбилей кичәсе узды.

Әлеге үзәккә үз тормышында җитди сынаулар узган Марат Ильясов нигез салган. Котычкыч авария һәлакәтеннән соң үзен аякка бастырып, Марат Ильясов шундый ук проблемалар белән очрашкан һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә карар итә. Республика һәм район җитәкчелегенең, “Татнефть” компаниясенең, күп кенә башка партнерлары ярдәме нәтиҗәсендә, әлеге үзәк ачыла.

5 ел эчендә тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык кеше ярдәм ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International