Баулы районында авыл юбилеен киң колач белән билгеләп үттеләр

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Яңа Чүтедә авылга нигез салуның 250 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә бик күп кунаклар җыелды.

Яңа Чүте юбилее көнендә анда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән иде. Иртән автокросс узышлары үтте, мәчет янында истәлек стеласы ачылды. Төштән соң мәдәният йорты янында төп бәйрәм программасы башланды. Чараны Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах Яңа Чүте турындагы җыр белән ачты. Соңыннан сәхнәдә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары чыгыш ясады, Баулы районы башлыгы исеменнән авыл халкын район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Бәйрәм мәйданында гаилә тормышы юбилярларын, һөнәре буенча иң яхшыларны, шулай ук авыл юбилеен оештыруга үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләрне хөрмәтләделәр. Кунаклар төрле уеннарда катнаша алдылар, мәйдан уртасында милли көрәш узды. Бәйрәм концертында Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International