2022 елда дәүләт контроле (күзәтчелек), муниципаль контроль төрләре кысаларында РФ Хөкүмәтенең 10.03.2022 №336 карары нигезендә планнан тыш контроль (күзәтчелек) чаралары, планнан тыш тикшерүләр түбәндәге нигезләрдә уздырыла:
прокуратура органнары белән килештерелгән очракта:
-гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян салыну очрагында яки гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян салыну куркынычы булганда;
-ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә зыян китерү фактлары булганда;
- табигый һәм (яисә) техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаганда, табигый һәм (яисә) техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү фактлары буенча;
- гадәттән тыш югары һәм югары хәвеф-хәтәр объектларына, I һәм II класслы хәвефлелектәге куркыныч җитештерү объектларына, I һәм II класслы гидротехник корылмаларга карата яисә гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә зыян китерү куркынычы индикаторларына яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы индикаторларына турыдан-туры куркыныч янаучы хәвеф-хәтәр индикаторлары ачыкланганда.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2100853.htm