Ата-аналар дәреслекләрне үз акчасына сатып алырга тиешме?

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясы нигезендә федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының һәм җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре исәбеннән төп белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларга дәреслекләр һәм уку әсбаплары белем алу вакытына файдалануга бушлай бирелә.

Белем бирү процессын тәэмин итү бурычы белем бирү учреждениесенә йөкләнә. Уку әдәбиятын сатып алуга акчалар тиешле бюджеттан бүленә.

Шулай итеп, ата-аналар дәреслекләрне үз хисабына сатып алырга тиеш түгел, барлык укучылар да уку-укыту әдәбияты белән мәгариф учреждениесе белән тәэмин ителергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International