Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада дала байбаклары санын алу төгәлләнеп килә.
Алар, биек үлән һәм куаклыкта качмыйча, ачык урыннарда яшәүне кулайрак күрәләр.
Гаиләләрнең бүгенге хәле канәгатьләнерлек. Аларның төп яшәү урыны - республиканың көньяк-көнчыгышы. Байбакларның иң зур колонияләре Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында урнашкан.
ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте