Кадерле дуслар! 27 июньдә Россия Федерациясе үзенең иң иҗади, иң җитез, күңелле һәм үҗәт гражданнарын котлый. Алдынгы яшьләребез – безнең горурлыгыбыз.
Яшьлек ул – тормыш юлын эзләү, дөньяны кыю идеяләр белән гаҗәпләндерү чоры һәм без сезнең тырышлыкларыгызны хуплыйбыз. Дөрестән дә, яшьлекнең узганы сизелми дә кала. Шуңа күрә үзеңнең хыялларыңны һәм планнарыңны иртәгегә калдырырга ярамый: өлгермәскә мөмкин. Бу - күптән мәгълүм тәгълимат. Без аны вакытында үтәсәк, һәркайсыбызның, шуның белән бергә Ватаныбызның да казанышлары тагын да артачак.
Бәйрәм белән сезне, кадерле Баулы кызлары һәм егетләре! Үз көчегезгә ышаныгыз! Бәхетле һәм сөекле булыгыз. Тылсымлы яшьлек көче сезне гомерегез буена озатып барсын!
И.И. Гозәеров, Баулы муниципаль районы башлыгы