Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу бәхетле хәл Яков һәм Валентина Паламарчук гаиләсендә булды. Әти- әни кызларына Арсения һәм Ева дигән исемнәр бирде.
Бу көнне тагын 3 бала тууы теркәлде. Рөстәм һәм Эльвира Рахмановлар, Булат һәм Алсу Вәлиуллиннар, Александр һәм Надежда Беловлар гаиләләре сабыйларына таныклык алды.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләләрне ихлас котлап, туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды.