Моның турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ярты еллык йомгаклары буенча коллегиясе утырышында хәбәр ителде.
"24 сәгать эчендә электрон ипотека" проектын эшләтеп җибәргәннән бирле Татарстанда 18,5 меңнән артык ипотека теркәлгән, шуларның 10 меңе - быел. Барлыгы ел башыннан ипотека теркәүгә якынча 20 мең гариза бирелгән, шуларның 70% - электрон рәвештә.