Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында "Россияне бел. Якташ эшмәкәрләр" конкурсы башлануы турында хәбәр ителде. Конкурсның приз фонды - 400 мең сум.
Проект кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча конкурслар үткәреләчәк:
- якташ эшкуарлар тәҗрибәсенә нигезләнгән ситуацион бизнес-бурычлар авторлары конкурсы;
- якташ эшкуарлар тәҗрибәсенә нигезләнгән викторина сораулары конкурсы;
- ММЧ һәм блогларда эшмәкәрләр турында язмалар авторлары конкурсы;
- Бизнес-бурычларны хәл итү буенча конкурс (Кейс-чемпионат).
Язмалар замандаш эшкуарларга, теге яки бу төбәк бизнесы тарихында эз калдыручыларга багыәланырга мөмкин.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2097431.htm