Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы халкынның рәсми булмаган мәшгульлеге» социологик тикшеренү уздыра

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 8-19 июнь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкынның рәсми булмаган мәшгульлеге» социологик сораштыру үткәрә.

Формаль булмаган хезмәт базарын анализлау максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы рәсми булмаган мәшгульлек проблемалары буенча тикшерү үткәрә. Бу тикшерү хезмәт базарында хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәү белән бәйле эшләрнең реаль торышын ачыклау, халыкның аз тәэмин ителгән категорияләрен социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен кирәк.
Социологик тикшеренү анкета сораштыруын үткәрү юлы белән Министрлыкның рәсми сайтында уздырыла (https://mert.tatarstan.ru/neformalnaya-zanyatost-naseleniya-v-respublike-5997389.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International