Бүген Рөстәм Миңнеханов Баулы районының күпбалалы Фарваевлар гаиләсен Татарстан Республикасының «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләде.
Бүләкләү Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Быел республикабызның иң яхшы 5 пары бүләккә лаек булды.
Фәрваева Татьяна Сергеевна һәм Фәрваев Юрий Фәйзулла улы - тугыз бала ата-анасы.
