Баулыда 32 фатирлы торак йортны ачу тантанасы булды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүген Баулының Гоголь урамы 7 нче йорт адресы буенча ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен, шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре өчен 32 фатирлы торак йортны ачу тантанасы булды.

Фатирлар түбәндәгечә бүленгән:
✅ 8 фатирны ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар алды; 
✅ 17 фатир - бюджет оешмалары хезмәткәрләре; 
✅ 6 фатир - торак сертификатлары буенча күпбалалы гаиләләр; 
✅ 1 фатирны «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча яшь гаилә алды.
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International