«ВАТАН» паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Кичә кич Баулыда якынлашып килүче бәйрәмнәрнең төп символы - Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. 

Шәһәр халкына җылы теләкләрен Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин җиткерде. 
Бәйрәмгә килгән шәһәр халкын күңелле сюрпризлар көтә иде: әкият геройлары - Кыш Бабай белән Кар кызы, якынлашып килүче Яңа ел символы - Юлбарыс, уеннар, дәртле бию флешмобы, бәйгеләр. Шәһәр халкына мәдәният йорты артистлары һәм шәһәрнең иҗади яшьләре музыкаль бүләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International