Дулкынланабыз, мондый чараны беренче тапкыр үткәрәбез бит, - дип кичерешләре белән уртаклашты директор Раиса Нурисламова.
Әмма дулкынланулары юкка булган икән, кичә матур үтте. Музейга кунакка килгән баулылылар биредә төнге уникегә кадәр генә түгел, таңга кадәр калырга да риза иделәр.
Әлеге гадәти булмаган кичә истәлекләрдән башланды. Музей хезмәткәре Ирина Бәдертдинова “Пионерия утравына сәяхәт” үткәреп, музей кунакларын пионер балачакларына алып кайтты. Балалар хәрәкәте тарихы турында сөйләгәндә, ул безнең районга караган кайбер мәгълүматларны да китерде. Мәсәлән, райондагы беренче пионерлар отряды Баулы авылында түгел, ә 1925 елда Потап-Том- барлыда барлыкка килгән. Ул шулай ук Хәнсевәр авылының беренче пионеры Денис Сафиуллинның 1930нчы еллар турындагы истәлекләре белән дә таныштырды. “Мин ул вакытта бер ялгызым идем, мине бөтенесе күралмады, чөнки галстук тагып йөрдем, Аллага ышанмыйм дидем, ләкин озакламый минем дусларым барлыкка килде", -дип язылган хатирәләрдә. Ул вакытта пионерларның отчетлары кыска 'булган: “Карт кешеләргә су ташырга ярдәм иттем”, “Әнине ликбез буенча түгәрәккә йөрергә күндердем”,
“Күршемне дога укымаска ризалаштырдым”.
Акциядә катнашучылар үз хатирәләре белән уртаклаштылар, икенче тапкыр пионерлыкка кабул ителделәр.
-Монда вакытсизелмичә үтә, - диде безгә кичәгә кызы белән бергә килгән Гүзәл Минәҗетдинова. - Мйне бүген кабат пионерга алдылар, шул вакытта кайчандыр кичергән хисләр әле дә күңелемнеңбер почмагында яшәвен аңладым. Аеруча бергәләп җыр башкаргандагы бердәмлек хисе сагындырган.
Акциянең икенче өлеше икенче каттагы күргәзмә залында үтте, анда Әлфия Фәттахова гадәти булмаган экскурсия үткәрде.
Экспозициядә районыбызның авыллар барлыкка килгән чордан башлап бүгенге көнгә кадәрге тарихы чагылдырыла. Кунаклар авыл йорты күренеше янына килгәч, анда утырган ике "курчак" әби бер мәлне җанланмасынмы! Үткән гасыр башында тегелгән күлмәкләр кигән “әбиләр” М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты директоры Зөлфия Җәлилова һәм халыкның ялын оештыру бүлеге мөдире Алена Иргалиева булып чыкты. Алар борынгы йорт кирәк- яракларын, әбиләребез алардан ничек файдаланганын күрсәттеләр.
Безнең “терелүебезне” күреп, кешеләр башта көлештеләр, ә бер егет хәтта куркып китте. Кичәгә әзерләнгәндә, без үзебез дә яңа әйберләр белдек. Әбиләребез кебек, йон эрләп карамакчы идек, барып чыкмады, - диделәр алар.
Кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында сөйләү, Яна Гафиеваның фронт хатларын укуы булгандыр.