Җиңел атлетчылар уңыш яулый

2013 елның 24 мае, җомга

Шәхси беренчелектә 800 метрлы дистанциядә Дина Алатырева (Покровский Урыстамак мәктәбе) икенче, ә Айдар Җиьангәрәев (Кызылъяр) өченче урыннар­ны яуладылар. Бу спортчылар, шулай ук Вадим Титов (бнчы мәктәп), Вера Безенова (Покровский Урыстамак) эстафетада уңышлы чыгыш ясап, коман­далар арасында икенче урынга лаек булдылар.

Баулы җиңел атлетчылары шулай ук республика беренчелегендә үз яшь төркемнәрендә призлы урын­нарны яуладылар. Настя Дмитриева (бнчы мәктәп) 3000 метрлы дистанциядә иң яхшы нәтиҗәгә иреш­те, ә 1500 метрлы арада икенче булып килде, Эрик Хөсәенов (4нче гимназия) шул ук дистанцияләрдә өченче һәм икенче урыннарга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International