СЫЕРНЫ ЯШЕЛ ҮЛӘН ЮМАРТЛАТА

2013 елның 24 мае, җомга

Баулы районы терлекчеләре хәзерге вакытта көнгә фтача 39,5 тонна сет җитештерә.

Һәр сыерга бүлеп исәпләгәндә, Баулы ;ыеры көнгә уртача 10,8 килограмм сөт бирә, уртача республика күрсәткече белән чагыштырган­да бу 1,8 килограммга кимрәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының опера­ тив-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика­дагы иң сөтле сыерлар Әтнә районында - 19,5 килограмм. Хәзерге вакытта район­дагы бөтен хуҗалыклар­ның да сыерлары җәйләүләргә күчерелде һәм болыннарга көтүгә чыгарылды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буен­ча, яшел сусыл үлән ашату нәтиҗәсендә, ниһаять, берничә хуҗалыкта сөт арту күзәтелә башлаган: “Колос” кооперативында - 340, “Берлек” җәмгыятендә 222, “Берёзовские зори” җәмгыятендә 475 кило­граммга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International