Беренче медицина ярдәмен модернизацияләү программасы ярдәмендә Кырымсарай авыл җирлегенә керүче Мортаза авылында ике ай эчендә модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Әлеге ачык кызгылт- сары төстәге бина ерактан ук күренеп тора.
Бу әле Баулы районында яңа буын фельдшер-акушерлык пунктларының икенчесе генә - беренчесе Иске Чүте авылында төзелде. Шушы көннәрдә төзүчеләр шундый ук бина төзү өчен Шәмәй авылында җиргә субайлар кактылар.
Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге республика программасын тормышка ашыру 2016 елга кадәр дәвам итәчәк һәм тагын берничә торак пунктта шундый ФАПлар төзеләчәк.
Моңа кадәр медпункт почта бүлекчәсе белән бергә бер катлы элекке башлангыч, мәктәп бинасында урнашкан иде. Хәзер Мортаза халкына беренче ярдәм уңайлы шартларда күрсәтеләчәк. Социаль әһәмияттәге объектны ачу тантанасына килгән авыл кешеләренең сөенечләре йөзләренә чыккан иде.
- Бу безнең өчен зур бүләк. Без яңа медпунктның шундый матур, заманча, анда барлык кирәк-яраклар булачагын күз алдына да китермәгән идек. Без фельдшерыбыз өчен дә бик шатбыз, чөнки ул авылда алыштыргысыз кеше, - диләр авылның өлкән яшьтәге кешеләре Мөнирә апа Габдуллина һәм Әлфия апа Шәрифуллина.
Безне үзенең яңа эш урыны белән таныштырган ФАП мөдире Рәзинә Мөгыйнованың да сөенече зур иде. Беренче ярдәм күрсәтү бүлмәсендә авырулар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Пациентларны кабул итү кабинеты, процедуралар үткәрү өчен аерым бүлмә бар. ФАП яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Суыткычлар, гинекология креслосы, һава стерилизаторы - бу биредәге җиһазларның тулы исемлеге түгел әле. Бинада санузел, хуҗалык блогы, көнкүреш бүлмәсе дә бар.
Мондый шартлар турында без элек хыяллана гына идек, - ди 23 еллык стаж туплаган фельдшер Рәзинә Мөгыйнова. Минем тәҗрибәм һәм биредә тудырылган хезмәт шартлары пациентларыма квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирер, дип өметләнәм. Авылда 403 кеше яши, шуларның 112се-пенсионер, 4се - бер яшьләре тулмаган балалар, бсы - авырлы хатын-кызлар.