Баулы яшьләр үзәгендә Ачык ишекләр көне узачак

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Ачык ишекләр көнендә яшьләрга үзәктә эшләүче түгәрәкләр турында сөйләячәкләр, аларны үткәрү урынын күрсәтәчәкләр.

Үзәктә күп кенә яшьләр берләшмәләре эшли:
- Яшь журналистлар мәктәбе; 
- “Вектор” медиа-үзәге; 
- КВН мәктәбе; 
- «Пегас» спорт-патриотик юнәлешендәге яшүсмерләр клубы
("Радиотехника һәм элемтә" түгәрәге һәм картингчылар клубы); 
- Медиа студия; 
- “Объективта” яшь фотографлар берләшмәсе; 
- Иҗади остаханә; 
- Инструменталь музыка яратучылар студиясе; 
- “Феерия” хореография студиясе; 
- “Diamond” спорт-бал биюләре коллективы. 
 
Ачык ишекләр көне “Ватан” яшьләр клубында (Вахитов ур., 8, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр) узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85569) 5-85-47. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International