Беренче сентябрьдән "Пушкин картасы" эшли башлады.
Кичә мондый карта ярдәмендә Баулы укучылары һәм студентлары мәдәният йортында оештырылган «Флюид-Арт» иҗат мастер-классында катнаштылар.
"Пушкин картасы" буенча 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр дәүләт исәбенә мәдәни чараларга йөри алачак, - дип аңлатты балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча мәдәният бүлеге методисты Лилия Мәҗитова. - Бүген мастер-класс барышында балалар флюид-Арт техникасында рәсем ясарга өйрәнәчәк, без аларны буяуларны кушырга, фантазияләргә өйрәтәчәкбез".