Баулыга «Полярное сияние» дип аталган игелекле эшләр десантчылары килде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан студентлары Баулы районы яшьләре белән бергә җирле халыкка ярдәм күрсәтәчәк.

ТР студентларыннан торган “Полярное сияние” отряды, яшьләр белән бергә халыкка ярдәм күрсәтү өчен, Баулы районына килде.

Әлеге акция республикада ел буе уздырыла: яшьләр Татарстан районнарына йөри һәм яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияли.

Якын көннәрдә десантчылар Баулы районының берничә авылында булачаклар, анда төрле мастер-класслар, күңел ачу чаралары үткәрәчәкләр, шулай ук өлкән кешеләргә бакча эшләрнедә ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International