Студентларны Матвеев медальләре белән бүләкләделәр

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

Шәьәребезнеңһөнәрибе­лем бирү учреждениесендә җәйге судентлар уеннары­на кызыксынуны арттыру максатыннан бердәм Уни­версиада көне үткәрелде. Универсиада көне кысала­рында Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннар арасында җиңел атлетика буенча бик күп ярышлар призеры Василий Матвеев катнашында дәрес узды.

Ветеран спорт белән дуслыгы ничек башлануы турында сөйләде, спорт белән шөгыльләнүнең, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте. Укучылар данлыклы якташыбызның музееннан алып киленгән кайбер стендлар,

фоторәсемнәр һәм кубок­лар белән таныштылар.

Дәрес тьмамлангач, Ва­силий Матвеев призына узышлар оештырылды.

- Без ел саен җиңел ат­летика кроссы оештыра­быз. Ә Василий Матвеев призына ул беренче тап­кыр үткәрелде. Без район­

да әнә шундый күренекле кешеләр булуына шатбыз. Әлеге узыш тагын бер ма­тур традициягә әверелер дип өметләнәбез, - диде агроколледж директо­ры Гөләндәм Камалиева. - Бүген, кызганычка кар­шы, барлык төркемнәр дә катнаша алмады, күпләр хәзерге вакытта произ­водство практикасында. Биредә, нигездә, беренче

һәм икенче курс укучылары гына.

Ярышларда кызлар ара­сында беренче урынны Наталья Мельникова яула­ды, Ксения Исаева икенче булып килде, өченче урын­да - Диана Хәмидуллина. Яшүсмерләр арасында Андрей Петков җиңүгә ире­ште, икенче һәм өченче урыннарга Айрат Латый- пов һәм Владислав Иппо-

литов лаек булдылар. Сүз уңаеннан, Андрей респуб­лика һәм зона ярышла­рында да колледж данын яклый.

- Узыш җиңел булмады, чөнки көн бик эссе иде, шу­лай да ярышлар бик оша­ды, озакка истә калырлык, -дип уртаклашты ул.

Ветеран җиңүчеләрне үз исеме язылган медальләр белән бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International