Баулыда 1 октябрьдә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Баулылар Роспотребнадзорга үз сорауларын бирә ала.

Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә, Баулыда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу хакта Баулы районындагы Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә хәбәр иттеләр.

Баулыда халык 8 (85569) 5 63 62 телефоны буенча шалтырата һәм үз сорауларын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Баулы районындагы филиалының  әйдәп баручы белгеч-эксперты Айгөл Сабитовага бирә ала.

Кайнар линия иртәнге 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International