Чәчү “Кызылъяр”, “Берлек”, “Николашкино” җәмгыятләрендә аеруча оешкан төстә башкарылды. Узган якшәмбе көнне җитәкчеләр белән бергәләп басуларныңторышын карап
йөргәндә ул хуҗалыкларда чәчелгән мәйданнарның торышы да әйбәт булуын күрдек. Эш ничек башланса, шулай дәвам итә, - диде безнең хәбәрчебезгә телефон аша район авыл
хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев. - Ләкин сүлпән эшләүчеләребез дә бар. Мәсәлән, “Вәлиев” крес- тьян-фермерлык хуҗалыгы, “Кырымсарай” җәмгыяте безне шактый борчылырга мәҗбүр итте. Ләкин шулай булуга карамастан, район игенчеләре уртак көч белән чәчүне республикада беренчеләр сафында тәмамлады.
Язгы чәчү тәмамланды дип әйтсәк тә, басуларда эш дәвам итә. Механизаторлар бөртеклеләр чәчелгән
кырларны тырмалый, игеннәрне чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртә. Басуларны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү кичәге көнгә планлаш- тырылган мәйданның 45 процентында, корткычларга каршы -12 процентында башкарылган иде инде.
Майныңсоңгы көннәрендә хуҗалыклардатерлеказыгы әзерләү техникасын кабул итү булачак. Аннары Сабан туена һәм печәнгә төшәргә дә вакыт күп калмый.