Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан Баулы хоккейчылары бүләккә автобус алдылар.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов инициативасы буенча компания Татарстан Республикасының дүрт муниципаль районы, шул исәптән Баулы боз сараена хоккейчыларны йөртү өчен заманча автобуслар бүлеп бирде.
Узган атнада Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев яшьләр хоккей командаларына һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автобус ачкычларын тапшырды. Автобуста ерак араларга йөрү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган.