Язучының балачагы кырыс сугыш елларына туры килә. “Балаларның җаннары җәрәхәтләнде, алар сабый килеш коточкыч сугышны үз күзләре белән күрделәр”, - дип язган Рөстәм Кутуй.
Китапханәчеләр Рөстәм Кутуйның “Страна моя - детство” дип аталган хикәяләр җыентыгын тәкъдир иттеләр. Хикәяләр кайгы-хәсрәтләрне, югалтуларны, шул ук вакытта кечкенә генә балачак сөенечләрен үз эченә алган авыр сугыш чоры балачагы турында бәян итәләр.
Әлеге чарага чакырылган мәктәп балалары әсәрләрдәге геройларның хәсрәтле һәм ачы язмышларына битараф калмадылар. Алар сугыш сынауларына дучар булган әбиләре һәм бабайлары турында сөйләделәр.
Кичә барышында балалар сугыш турында, яу кырында һәлак булганнарны мәңге истә тотарга кирәклеге турында фикерләрен белдерделәр