Әлеге чарага Казан, Чис- тай, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Баулы командалары - бар
лыгы 40 ир-ат һәм хатын-кыз җыелды.
Турнир өч көн дәвамында узды. Уенчылар кулларына саклаучы перчаткалар киделәр, ә күзләрен йомшак, кояш нурын да үткәрми торган махсус бәйләвечләр белән капладылар. Мондый уеннар, уенчы эченә металл шариклар урнаштырылган тупның бәрелү тавышын ишетсен өчен, тулы
тынлыкта үткәрелә.
Барлык командалар да уңышлы чыгыш ясадылар, ләкин Чистай уенчылары башкалардан остарак булып чыктылар һәм беренче урынны алуга ирештеләр. Шәхси беренчелектә ир-атлар арасында баулылы Сергей Ры
ковка тиңнәр табылмады.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Баулы җирле оешмасы әгъзалары бу спорт төре белән даими шөгыльләнү турында хыялланалар, ләкин моның өчен теннис өстәле кирәк. Районда әлеге хыялны тормышка ашырырлык хәйриячеләр табылуына өметләнәбез.