Картайгач та эш кирәк
Соңгы елларда Россиянең хезмәт базарында пенсионерларга ихтыяҗ артса да, Баулы кебек кечкенә шәһәрләрдә “лаеклы ял” яшенә җиткән кешеләрне эш бирүчеләр бик өнәп бетермиләр, чөнки биредә яшьләргә дә эш табуы авыр. Ярый ла, син үз һөнәреңнең алыштыргысыз остасы булсаң.
– Пенсионерларыбызның эшлисе килә, эш кенә юк, – ди Россия пенсионерларының Баулы бүлекчәсе рәисе Альбина Сәмигуллина. – Хәзер бит пенсиягә чыкканнарны производство тирәсеннән, сәнәгать предприятиесеннән тиз озаталар.
Халык мәшгульлеге үзәге директоры Рима Султанова сүзләре буенча, предприятиеләр биргән вакансияләр пенсионерлар өчен түгел. Бездә пенсия яшендәге кешеләр, нигездә, бары ике оешмада: район үзәк хастаханәсендә һәм мәгариф бүлегендә эшли. Районның баш табибы урынбасары Ринат Шәфыйков сүзләре буенча, хастаханәдә эшләүчеләрнең 12 процентын пенсионерлар тәшкил итә.
– Беренчедән, өлкәннәребезнең үзләренең дә эшлисе килә, икенчедән, алар урынына алмашка килерлек белгечләр юк, - дип аңлатты ул.
Шушы ук сәбәпләр аркасында районда мәгариф өлкәсендәге хезмәткәрләрнең дә 8 процентын пенсионерлар тәшкил итә.
Буыннар тотсын гына
Баулыда пенсиягә чыккач урнашырлык эш урыннары бармак белән санарлык – каравылда торучы, җыештыручы, урам себерүче яисә эшмәкәрләргә ялланып эшләүче, мәсәлән, базарда, кибеттә. Болар эш хакы аз түләнә торган, шуңа күрә яшьләр бармый торган хезмәтләр.