ТУКАЙ ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән очрашуга Знче мәктәпнең ЛилияЛатый- пова җитәкчелегендәге ЗА сыйныфы укучылары килде. Китапханәчеләр Венера Шәрәпова һәм ӘлфияӘхәтовабалалар- га шагыйрьнеңтормышы турында сөйләделәр, аның әкиятләре буен­ча әдәби викторина үткәрделәр, мульт­фильмнар күрсәттеләр. Ә аннары укучылар укылган шигырьләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр һәм әкият геройлары ярдәмендә зур кызыксы­ну белән “Әкияти панно" төзеделәр. Китапханәче Гүзәлия Биктимерова бөек шагыйрьнең тормышы­на һәм иҗатына багыш­ланган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Конкурсларда һәм викториналарда актив катнашкан өчен, бала­лар үзәк китапханәсе мөдире Ландыш Субаева сыйныфка Габдулла Тукайның китабын бүләк итте.

Хезмәткә дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International