Быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча җиде ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин сүзләренә караганда, программа кысаларында юллар һәм тротуарлар төзекләндереләчәк, эскәмияләр, урналар урнаштырачаклар, яктырту баганаларын куячаклар яки булганнарын ремонтлаячаклар, шулай ук куркынычсыз спорт җиһазлары урнаштыру каралган. Бүгенге көндә ишегалларында юл эшләренең әзерлеге 75 тән 95 %ка кадәр тәшкил итә.
Автор: Айгөл Хөсәенова.
Автор фотосы.