Баулыда сәяхәтчеләр өчен яхшы шартлар тудырыла. Мәсәлән, чаңгы-роллер базасы территориясендә туристлар ялга туктарга, су җыярга, электрга тоташырга мөмкин.
Баулыда "автойортларда" сәяхәт итүче туристлар узып барышлый туктаган. Калининградтан блогер Антон Camper Travel гаиләсе белән дүрт ел сәяхәт итә. Алар күп илләрдә булганнар, быел пандемия аркасында Россия буйлап сәяхәт итәргә булдылар.
- Биредә бик яхшы, кичә шәһәр буйлап йөрдек, - диде Антон. Барысы да ошады. Шәһәрнең үз атмосферасы бар.
Кеммпинг шартларыннан туристлар канәгать. Бу тулысынча Европа дәрәҗәсендәге кемпинг, - ди ул.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1998102.htm