Ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләрне ничек алырга?

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына ия булуын искә төшерә. Икенче баланың һәм әни кешенең Россия гражданнары булуы, гаиләдә икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы зарур.

Гаиләнең бер әгъзасына керем күләме төбәктә узган елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумының 2 тапкырдан артмавы да мөһим. Мәсәлән, Татарстанда бу 20 588 сум.

Айга алдагы елның II кварталында регионда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тигез сумма түләнәчәк. Татарстанда - 9 713 сум.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1998082.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International