Бүген Казанда XXVI «Алтын каләм - Золотое перо» Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Фестивальдә Баулы районыннан “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы “Объективта” фототүгәрәге җитәкчесе Азалия Әбҗәлетдинова һәм 6 нчы мәктәп укучысы, “Объективта” фототүгәрәге катнашучысы Әмир Яфаров катнашты.
Фестиваль йомгаклары буенча «Фотожурналистика» номинациясендә Әмир өченче урынны алды. Фестивальнең махсус призына Азалия лаек булды.