Июнь уртасыннан ябык бассейнда планлы эшләр узды.
2 нче спорт мәктәбе директоры Илнур Хәйруллин әйтүенчә, ремонт эшләре тәмамланганнан соң, бассейнны химик эшкәртү һәм генераль җыештыру үткәрелгән.
«Ремонт эшләре чорында зур һәм балалар бассейныннан су тулысынча агызылды, - ди Илнур Хәйруллин. - Бассейн чистартылды, коррозион таплар алынды, стеналар, бассейн төбе эшкәртелде».
Шулай ук машина залында насос һәм вентиляция җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән. Су өчен аккумулятор савытлары стеналары шулай ук юылган һәм махсус чара белән эшкәртелгән.
Шушы көннәрдә бассейн касәсен су белән тутыра башлаячаклар.