Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында» 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы карары нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау каралган.
Дәүләт ярдәме программасында катнашырга теләүче эш бирүчеләр гаризаны эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеге кушымтасы белән җибәрә (халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына "Россиядә эш" вакансияләр Гомумроссия вакансияләр базасы шәхси кабинетын кулланып). Эш бирүчегә гариза биргәндә "дәүләт ярдәме программасында катнашу" галочкасын куярга кирәк.