2021 елның 28 августыннан 30 августына кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә республиканың «ЭтноСтартапФорум.Профи» чарасын гамәлгә ашыра.
Чара Казанда 18-35 яшьлек 100 катнашучыны җыячак. Катнашу шарты - Россия халкының мәдәни мирасы элементы булган әзер продукт булу.
Уку нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар үз брендын һәм бизнесын үстерүгә ярдәм алачак. Иң яхшы товарлар Этномаркетта Республика көнендә шәһәрнең үзәк мәйданчыкларының берсендә тәкъдим ителәчәк.
Гаризалар 15 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://forms.gle/3DZxDZ36NEyHcb7.
Катнашучыларның яшәү һәм туклануы кабул итүче як хисабына тәэмин ителә.
Элемтә өчен: Кочнева Людмила (проектның координаторы)
Электрон адрес: etnostartupforum@gmail.com, тел.: 7(903)3079582