Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты блогерларны конкурста катнашырга чакыра

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты @ gkbiort хәбәр иткәнчә, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы "Россия - мөмкинлекләр иле" автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә ЭкоLife конкурcын оештыра.

Чара "ТопБЛОГ" бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында уздырыла.

Проектның максаты - социаль челтәрләр һәм яңа медиа аша эчке туризм белән кызыксынуны арттыру. 
Конкурста "ТопБЛОГ" проектының яшь блогер-катнашучылары катнаша ала.

Чара барышында блогерлар үзләренең социаль челтәрләрендә челлендж уйлап табарга һәм җибәрергә тиеш, ул кешеләргә табигать саклаган урында тормышның ни дәрәҗәдә уникаль, күптөрле һәм органик булуын искә төшерергә тиеш.
2021 елның июленнән октябренә кадәр проект финалистлары илнең 15 төбәгендә булачак. Ә җиңүчеләр Х. Г. Шапошников исемендәге Кавказ дәүләт табигый биосфера тыюлыгына сәяхәткә чыгачак. 
 
Проект белән җентекләбрәк @ totblog_rsv танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International