Казан мэриясе «Саумы, Казан» әдәби бәйгесе игълан ителүе турында искә төшерә. Әлегә конкурска гаризалар саны күп түгел.
Оештыручылар ачыклык кертүенчә, бәйгедә ике номинация каралган — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга — 80 мең, икенче урынга — 50 мең, өченче урынга 30 мең сум биреләчәк. Акчалата премия ике номинациягә аерым бирелә.
Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре каралачак. Катнашучыларның Казанда яшәве шарт түгел. Конкурсның игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.
Татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләр 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына кабул ителә.