Ярышлар 5 июльдән 9 июльгә кадәр Казан шәһәрендә узды.
Безнең шәһәрдән Вәлитова Луиза, Әхмәтҗанов Тимур, Төхбәтуллин Камил һәм Корбанова Азалия катнашкан.
2004 - 2005 елгылар яшь категориясендә 1500 метрлы дистанциядә Вәлитова Луиза - 3 нче, ә 3000 метрлы дистанциядә 1 нче урынны алган. Әхмәтҗанов Тимур 1500 метрлы дистанциядә 3 урынны яулаган. Төхбәтуллин Камил 2000 м/п дистанциясендә 3 нче урынга лаек булган.
2006 - 2008 елгылар яшь категориясендә катнашып, Корбанова Азалия 1500 м дистанциядә - 2 нче урын, 3000 м дистанциядә 2 нче урын, ә 3000 м дистанциядә 1 нче урынны яулаган.