Акция барышында яраткан укытучың турында сөйләргә һәм аңа рәхмәт әйтергә мөмкин.
Гомумроссия акциясенә илнең төрле торак пунктларыннан 1000нән артык кеше кушылды инде.
Акциядә катнашу өчен, яраткан укытучы турында видео әзерләргә, аның исемен һәм ни өчен рәхмәт белдерүегезне язарга кирәк. Әлеге видеоны социаль челтәрләрдә #100_спасибо хештегы белән бастыру зарур. Шулай ук акциядә катнашу өчен @100_tatarstan аккаунтын һәм сезнең өч дустыгызның аккаунтларын билгеләп үтәргә кирәк.
Август уртасында “100% Татарстан” халыкара онлайн-форумында акция нәтиҗәләре игълан ителәчәк.